Дөньяда телсез яки җырсыз-моңсыз халык булмаган кебек, мәкальсез халык та юктыр, һәрбер халык сүз арасында мәкальләр кыстырырга ярата, үз телен аның белән бизи, төзи. Һәркайда, һәр халыкта үз мәкальләренә хөрмәт бар, аларга ышану, таяну бар.






Безнең халыкта да шундый ук хәл: татар сөйләшкәндә сүз арасында урынына карап, фикерне куәтләү өчен кыска гына һәм килешле генә итеп, хикмәтле бер мәкаль әйтеп куя. Ул моны әйтеп җибәргәнен кайчак үзе дә сизми кала. Шуның белән безнең халкыбыз арасында да саны әлегә хәтле беленмәгән күп төрле мәкальләр йөри. 



Уку – энә белән кое казу!